Бүгенге көннән ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең клиентлар хезмәтендә йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады.
«Әлеге түләүләр 8-17 яшьлек ялгыз гына бала тәрбияләүче ата – аналарга, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызларга кагыла», - дип аңлата клиентлар хезмәте башлыгы Рушания Шакирова.
Ул шулай ук пособиеләрне билгеләүнең төп шартларыннан берсе-ихтыяҗны комплекслы бәяләү, ул гаиләнең барлык керемнәрен һәм мөлкәтен исәпкә алуны, шулай ук нульле керем кагыйдәләрен куллануны күз алдында тота, дип билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, түләүләр күләме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына ярашлы рәвештә билгеләнә. Татарстанда тулы булмаган гаиләләр өчен пособие һәр балага аена 4 997,5 сум тәшкил итәчәк, ә йөкле хатынга түләү - 5 311 сум. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин булачак.