Нурлатта коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Комиссия эшендә прокуратура, җирле үзидарә органнары, социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Комиссия утырышы барышында мәгариф өлкәсендә  коррупциячел күренешләрне булдырмау, эшкуарлык эшчәнлеге өчен шартларны яхшырту, махсус салым режимын куллану мөмкинлекләре турында мәсьәләләр каралды.

Нурлат районының барлык мәгариф учреждениеләрендә дә «Ышаныч почтасы» эшли, укучыларда коррупциягә каршы караш һәм хокукый культура формалаштыру буенча семинарлар үткәрелә, ата-аналар мөрәҗәгатенә мониторинг ясала, дип хәбәр итте мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, үз чиратында, район мәгариф бүлеге алдына комплекслы бурыч куйды: мәктәпләрне бер сменалы уку режимына күчерү өчен бушатырга.  Вариант буларак, кайбер укучыларны яшәү урыны буенча гомуми белем бирү учреждениеләренә җибәрергә.

Район башлыгы кооперацияне үстерү темасына аерым игътибар бирде. Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, авыл җирлегендәге кооперативлар санын киңәйтергә, үсемлекчелек продукциясен җыюны оештырырга чакырды.

Әйтик, Нурлат районында кыяр, борыч һәм помидор үстерү югары дәрәҗәдә оештырылган. Кызганычка каршы, чөгендер, кишер, суган үстерүнең күләме чикләнгән. Шулай ук районда ит эшкәртүнең башлангыч, әмма перспективалы, җитештерү стадиясендә булуын да билгеләп үттеләр.

Утырышта шулай ук административ каршылыкларны киләчәктә киметү һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен шартларны яхшырту чараларын да карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International