Нурлат районында фәнни-тикшеренү экспедициясе уза

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Бу атнада Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни хезмәткәрләре фәнни-тикшеренү экспедициясе кысаларында районыбыз авылларына барып, чуваш халкының традицион мәдәниятен өйрәнәләр.

Визит кысаларында Чувашиядән килгән кунаклар Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән дә очрашты. Әңгәмә районда яшәүче барлык халыкларның үзенчәлекле мәдәни-тарихи кыйммәтләрен өйрәнү һәм саклау буенча мөһим аспектларны һәм аларның яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен үзара аңлауга корылды.

Иң мөһиме - бер территориядә яшәүче кешеләр арасындагы дуслык. Без бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм киләчәк буыннарга үзара аңлашуга һәм ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләрне тапшырырга тиеш, - дип үз фикерен белдерде Алмаз Сәлимович.

Экспедиция әгъзалары, үз чиратында, шәһәребез, авылларыбыз һәм халкыбыз, бигрәк тә өлкән буын вәкилләреннән, канәгать калулары белән уртаклаштылар. Алар инде Андреевканың озын гомерле кешеләре белән аралашырга өлгерделәр, Ильин чиркәве настоятеле иерей Александр Кузьмин белән бергә Кече Камышлы авылында православие динендәге христианнар күмелгән борынгы каберлектә дә булдылар.

Елаур, Тимерлек һәм Якушкино авыл җирлекләре торак пунктларын да бару планлаштырыла. Һәм монда аларны Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева озата барачак. Чувашиядән килгән кунаклар бу шимбәдә узачак чуваш мәдәнияте бәйрәменнән дә читтә калмаячак.

Экспедиция нәтиҗәсе - ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты «Татарстан халыклары мәдәнияте Калейдоскопы» проекты кысаларында чыгарылган коллектив монографиясе булачак. Охшаш экспедицияләр хәзерге вакытта шулай ук удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башка халыкларның компактлы яшәү рәвеше булган торак пунктларда уза. Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты делегациясе фикеренчә, аларга локация белән тикшеренү планында да да, алга таба уртак эш перспективаларында уңыш елмайган.

Нурлат - бик уңайлы шәһәр. Зур булмаган Европа шәһәрләрен хәтерләтә. Барысы да төзек, матур. Моннан китәсе дә килми инде, - дип уртаклашты институтның сәнгать юнәлеше буенча өлкән фәнни хезмәткәре Любовь Бушуева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International