Нурлатта паллиатив ярдәм кабинеты ачылды

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Нурлат үзәк хастаханәсе сырхауханәсендә Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәмендә паллиатив ярдәм кабинеты ачылды. Бу - Татарстан Республикасында шундый алтынчы кабинет.

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында тантаналы чарада Анжела Вавилова исемендәге фонд рәисе Владимир Вавилов, “Татнефть” вәкилләре катнашты. Мондый кабинетны ачу мөмкинлеге "Татнефть" хәйрия фондының грантлар конкурсында Анжела Вавилова исемендәге фондның җиңү яулавы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

«Бу - безнең өчен зур казаныш, зур адым. Без паллиатив ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итәргә тиеш», - диде Алмаз Әхмәтшин кабинет ачылышында һәм Владимир Вавиловка, хәйрия фондына, шулай ук Нурлат район хастаханәсенең баш табибына кабинетның тулы куәтенә эшләвенә, кадрлар әзерләгән өчен зур рәхмәт белдерде.

"Татарстан Республикасында паллиатив ярдәм күрсәтүдә тагын бер адым ясалуга күңел сөенә. Без бу эшне 2003 елдан башладык. Кеше авыртуны сизми икән, аның тормышы да дәвамлырак булачак. Авыртуны басу - күчмә паллиатив хезмәт шөгыльләнә торган  төп процесс. Грантлар ярдәмендә без мондый кабинетлар ача алабыз. Бу – мондый кабинетны ачуга без откан «Татнефть»нең икенче гранты», - диде фонд рәисе Владимир Вавилов, бу юнәлештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да зур ярдәм булуын билгеләп.

Нурлат район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев билгеләп үткәнчә, 1 табиб һәм 26 шәфкать туташы паллиатив ярдәм буенча укулар узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International