Гадәттән тыш хәл режимы эссе һава торышы белән бәйле куркыныч агрометеорологик күренешләр расланган.республиканың 38 районында кертелгән.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференцэлемтә режимында узган Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр.
Гадәттән тыш хәл режимын кертү авыл хуҗалыгы формированиеләренең инвестиция һәм кыска вакытлы кредитларын озайтырга мөмкинлек бирәчәк, ә чәчүлекләрне иминиятләштергән аграрийлар иминият түләүләренә исәп тота алачак. Республика утырышы тәмамланганнан соң сөйләшүне урында Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин дәвам итте. Ул район сулыкларында административ төркемнәр эшен көчәйтергә, шулай ук янгын турында хәбәр итүче сигналларны куюны активлаштырырга, моңа иганәчеләрне дә җәлеп итәргә чакырды.
Азык әзерләү темасына аерым сөйләшү булды. Алмаз Сәлимович авыл хуҗалыгы формированиеләрендә, фермер хуҗалыкларында, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү буенча вәзгыятьне анализларга тәкъдим итте. Ул шулай ук моның өчен мөмкин булган барлык ресурсларны җәлеп итәргә, болыннарда, үзәнлекләрдә, шулай ук урман территорияләрендә үлән чабуны оештырырга чакырды.