Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Южная» АФда эшнең ничек оештырылуы белән танышты.
Район буенча тулаем алганда 46815 гектар бөртекле культуралар мәйданы бар, шуларның 20 мең гектарын көзге культуралар тәшкил итә. Көннәрнең эссе һәм коры торуы бөртеклеләрнең тизрәк өлгерүенә, хуҗалыкларның урып-җыю кампаниясенә әзерлегенә ярдәм итә.
«2021 ел авыл хуҗалыгы өчен бик катлаулы, чөнки өченче ай рәттән Нурлат районында яңгырлар юк. 2020 елдагы сыман рекордлы уңышка өметләнергә юк, без моны барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Бүген төп бурыч - үскән кадәрен югалтуларсыз җыеп алу. Районның урып-җыю кампаниясенә әзерлеге югары, техника ремонтланып бетеп килә, ул экипажлар белән комплектланган», - диде Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин.
Ул район Башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре белән берлектә «Южная» агрофирмасының техника паркында булды, комбайнчылар белән аралашты, шулай ук көзге арыш басуларын карады.
Бу хуҗалыкта 6 комбайн әзер, кирәк булганда, читтән дә техника җәлеп ителәчәк. Аларга 8500 гектарда бөртекле культураларны җыеп алырга кирәк булачак. Монда кайбер кырларда урып-җыюга шушы көннәрдә үк керешергә уйлыйлар.
Район буенча бу урып-җыю кампаниясенә кырларда 74 комбайн җәлеп ителәчәк.