Нурлат единоросслары муниципаль берәмлекләр депутатлыгына кандидатлар күрсәтте
Бүген нурлат бердәмроссиялеләре 2021 елның 19 сентябрендәге сайлауларда бермандатлы сайлау округлары буенча район муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү буенча җирле сәяси совет утырышын уздырды.
Биредә ТР муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда партиянең җирле бүлекчәсе сайлау алды программасы да бертавыштан кабул ителде.