Алмаз Әхмәтшин «Безнең ишегалды» программасына кергән объектларда булды

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Нурлатта «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру район башлыгы контролендә тора.

 

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин “Безнең ишегалды” программасына кертелгән ишегалды территорияләрендә ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Сәфәр кысаларында ул Вахитов урамындагы 7 нче, 21, 23, 25, 27 нче һәм Карл Маркс урамындагы 29 нчы йорт, аннары Кариев урамындагы йорт ишегалларында булды. Гомумән, район башлыгы подрядчы оешманың эшен канәгатьләнерлек итеп билгеләде.

«Республикада инде икенче ел «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла. Нурлат районы анда актив катнаша. 2020 елда әлеге Президент программасы буенча 21 ишегалдын ремонтладык, 2021 елда 16сын төзекләндерәчәкбез. Узган ел норматив срокларга сыештык. Барлык планлаштырылган эшләр вакытында башкарылды», - диде Алмаз Әхмәтшин.

Быел программа кысаларында эшләр апрель азагында башланды. Бу көннәрдә алар берничә йортта параллель рәвештә алып барыла. "Урында эш барышын карыйбыз, кирәк вакытта әлеге ишегалларында яшәүчеләрнең сорауларына бәйле рәвештә төзәтмәләр кертәбез. 2021 елда төзекләндерелгән ишегаллары да шәһәрлеләрне сөендерер дип уйлыйм, - дип билгеләде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International