Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов чуаш милли бәйрәме Уявка әзерлек буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
Бу шимбәдә чуаш мәдәниятенең традицион бәйрәме узачак. Шул уңайдан Линар Нурисламович җаваплы хезмәтләр алдына конкрет бурычлар куйды һәм тиешле күрсәтмәләр бирде. Шулай ук кунакларның иминлеген тәэмин итү, төп мәдәни һәм спорт чаралары узачак мәйданчыкларның урнашу мәсьәләләре дә каралды.