Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры итеп Радик Гыйниятуллин билгеләнде.
Агымдагы елның 23 июненнән Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфасына Радик Габдулла улы Гыйниятуллин билгеләнде, ул элек Нурлат ДОСААФ идарәсе рәисе булып эшләгән.
Радик Габдулла улы 1965 елда туган, югары юридик белемгә ия, гомуми эш стажы – 39 ел.