Яшьләр көнендә актив нурлатлыларны бүләкләр белән билгеләп үттеләр

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Яшьләр көнен шәһәр халкы зур активлык белән билгеләп үтте.

Программаның тантаналы өлешендә нурлатлыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нәфыйгина бәйрәм белән котлады. Шунда ук бүләкләү дә булды.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгының Мактау грамотасы белән яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен «Заречный балалар сәламәтләндерү лагере» МБУ директоры Радик Гыйниятуллинны бүләкләделәр.

Намуслы хезмәтләре һәм районның яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән өлешләре өчен Евгений Зайцев, Рузил Хафизов, Егор Албаев, Михаил Спасов, Артем Кустоватовка һәм «Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат район бүлеге» җирле иҗтимагый оешмасына Нурлат районы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Нурлатлылар өчен рәсем конкурсы, квест-уен һәм башкалар кергән кызыклы программа әзерләнгән иде.  Концерт номерлары белән шәһәр халкы һәм үзешчән сәнгать артистлары шатландырды. «Хитобой» кавер-төркеме чыгышы нурлатлылар өчен матур сюрприз булды.

Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International