Рамилә Әхмәтшина коронавирусның мәкерлеге турында куркыныч статистикадан һәм чит кешеләрнең сөйләвеннән башка да белә.
-Мин 2020 елның 7 августында авырый башладым. Иртәдән эштә үземне яхшы хис иттем, әмма берничә сәгатьтән соң баш һәм тән авырта башлады, сәгать11дә кайтып киттем. Бик каты тир ага, тән ватыла иде, температура да күтәрелде.
Рамилә Хәсәнгатовна һәр датаны хәтерли һәм ул бу көннәрдә беркайчан да онытылмас, ди. Мин аңардан тагын бер кат аның өчен авыр чорны кичерергә мәҗбүр иткән өчен гафу үтендем.
Башкалар өчен генә файдалы булсын иде. Кем авырмады, беркемне дә тыңламагыз, мөмкинлек бар-прививка ясатыгыз.