Нурлат районында коры үлән, чүп-чар янган 60 тан артык янгын теркәлгән

2021 елның 27 июне, якшәмбе

Коры үләндәге кечкенә генә пыяла да янгын чыгу сәбәбе булырга мөмкин. Йорт яны территориясендәге вакытында чабылмаган үлән дә, территориянең чүп-чар белән каплануы да янгын чыгу өчен уңай шартлар булып тора. Менә бу көннәрдә тәртип саклау җәмәгать пункты белгечләре көн саен рейдлар үткәрәләр, мондый участокларның хуҗаларын намуслы булырга өндиләр, ә инде мондый сыйфатка ия булмасалар, җаваплылыкка да чакыралар.

-Соңгы көннәрдә генә дә үз территорияләрендә озын үсеп киткән чүп үләннәрен вакытында чапмаган өчен 8 беркетмә төзелде, - диде ОПОПның баш белгече Марс Зәйниев.

Район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Рифкать Йосыпов сүзләренә караганда, районда 67 янгын теркәлгән, аларның яртысы коры үлән, чүп-чар яну белән бәйле.

-Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен – үләнне, чүп-чарны, камышны яндырган өчен 26 карар чыгарылган, шул исәптән 19ы – гражданнарга, 6сы – вазыйфаи, 1се – юридик затка, – диде ул. Территорияләрнең торышын законлы хуҗалар да, аларның арендаторлары да, дача хуҗалары да күзәтеп торырга тиеш – аларга чүп-чарны, коры үсемлекләрне вакытында җыеп алу, үләнне чабу бурычы беркетелгән.

-Моны даими рәвештә, янгын куркынычы янаган чорны көтмичә дә эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Рифкать Йосыпов. Чулпан метеостанциясендә хәбәр итүләренчә, якын көннәрдә эссе һава торышы сакланачак.

-Көндез максималь температура 35 градус тәшкил итәчәк, - диде Чулпан метеостанциясе метеорологы Наталия Матвеева. – Без югары атмосфера күренеше йогынтысында булачакбыз. Атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, яшенле яңгыр яварга мөмкин.

-Аномаль эссе һава торышы аркасында, районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары буенча, су объектларында кешеләр һәлак булу куркынычы белән бәйле рәвештә, гадәттән тыш («Кызыл») куркынычлык дәрәҗәсе билгеләнде. Район сулыклары инде май аеннан ук коену өчен рөхсәт ителгән урыннар булмау сәбәпле патрульләнә. Тик, сулыкларда коенырга яратучылар белән көрәш җиңел түгел икән.

-Шушы көннәрдә рейд Чияле Аландагы сулыкта үткәрелде, анда да коену өчен җиһазландырылган урын юк. Биредә хатын-кыз белән ирне очраттык, әмма алар су коенырга килүләрен кире кага, кызынабыз гына, диләр, - диде Марс Зәйниев.

Башка авыл җирлекләрендә дә су коену тыелган аншлагларга игътибар итүчеләр аз.

-Безнең Зур Чирмешән елгасында 5-6 санкцияләнмәгән коену урыны бар, һәркайда аншлаглар урнаштырылган, тик барыбер өлкәннәр дә, яшүсмерләр дә сулыкларга бара, – диде Мамык авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков. - Даими рәвештә патрульлек итәбез, график эшләдек, көндез Башкарма комитет хезмәткәрләре кичләрен, – ДНДга йөрүчеләр чыга, коенучылар белән сөйләшәбез, куркынычны аңлатабыз, тик аларның бер дәлиле бар – эссе. Ата-аналар белән аерым әңгәмә кордык, кул куйдырып балаларны елгага кырыена җибәрмәү бурычын куйдык. Авыл халкының аңлап кабул итүенә өметләнәбез.

Егоркино авыл җирлеге өчен бу мәсьәлә аеруча кискен: узган ел сулыкта шәхси участокта бала батып үлгән.

-Авыл халкы су коенган җирдә аншлаглар куелды. Һәр участокны көнгә ике тапкыр йөреп чыгам, укытучылар, әти – әниләр белән берлектә патрульлек итәргә чыгалар, социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә тыелган урыннарда су коену куркынычы турында гел искә төшереп торабыз, - дип сөйләде профилактика чаралары турында җирлек башлыгы Анатолий Борисов.

...Термометрлар барлык рекордларны куя. Мондый һава торышында шәһәрдә тагын да эссе кебек тоела. Кемдер үз участогында шәхси бассейн белән котыла, кемдер-душ белән фатирда. Ә кемдер, барлык тыюларны бозып, сулыкка китә, гәрчә моны үз сәламәтлегеңне куркыныч астына куймас өчен эшләргә ярамаса да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International