Казан Сабантуенда Нурлат мәйданчыгы матур һәм күләмле булуы белән аерылып торды

2021 елның 26 июне, шимбә

Бүген, 26 июнь көнне, Казанда милли Сабан туе бәйрәме узды. Нурлат халкы традиция буенча бәйрәм кунакларын үз мәйданчыкларында кабул итте. Биредә Нурлат районында яшәүче төрле милләт вәкилләре, Сабан туенда катнашучыларны милли ризыклар белән сыйлады, чүлмәк сәнгате, камыр әвәләү һ.б. буенча мастер-класслар үткәрелде, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре тәкъдим ителде. Мәсәлән, Руфинә Сатдарова эпоксид сумаладан ясаган шамаилне һәм картиналарны тәкъдим итте. Габдулла Кариев музей йорты күргәзмәсе, Урта Камышлы авылыннан Юрий Тимофеевның кул эшләре күргәзмәсе, Чулпаннан Илшат Гайсинның үлән чәйләре – республикабыз халкы Нурлат мәйданчыгында үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белән танышты. Болар барысы да бәйрәм кунакларын бик күп җәлеп итте. Мәсәлән, Мьянма – Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән килгән делегация вәкилләре район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә ишегаллары буйлап уздылар һәм Нурлат халкының гореф-гадәтләре белән зур кызыксыну белән таныштылар.

Бу вакытта сәхнәдә республика масштабындагы артистларның якты чыгышлары - мәсәлән,Фирдүс Тямаевның, шулай ук үзешчән сәнгатькәрләрнең  чыгышлары да узды. Мәйданда халык күңел ачулары һәм уеннары барды.

"Мин үзем Киекле авылыннан, Казанда 15 еллап яшим. Бүген бәйрәмгә бөтен гаиләбез белән килдек һәм шунда ук Нурлат мәйданчыгына юнәлдек. Безнең якларда Сабан туе зур колач белән һәм күңелле үтә. Мәйдан – кечкенә генә, әмма бу бәйрәмнең тулы чагылышы. Без улларыбыз белән күргәзмәләр буенча уздык, уеннар һәм ярышларда катнаштык, быел «Нурлат Сабан туе Казанда тагын да матур оештырылган», дигән нәтиҗәгә килдек.– дип уртаклашты Ләйсән Хөснетдинова.

«Казан шәһәрендәге гомүмреспублика Сабантуенда районнар катнашып, үз мәйданчыкларында өстәмә бәйрәмнәр оештырганга ун еллап инде. Нурлат районының төп мәйдан янындагы иң мактаулы мәйданчыкны биләве безне бәхетле итә. Сабан туе кунаклары безгә бик теләп керәләр, уңышларыбызга куаналар, бәйрәм белән котлыйлар. Бу безнең өчен зур дәрәҗә, чөнки теләсә кайсы бәйрәмне уздыру – ул, барыннан да элек, оештыручыларның, артистларның хезмәте, тырышлыгы. Безнең тырышлыгыбыз республика халкы күңелендә шундый җанлы һәм җылы кабул ителүенә бик шат",- диде район башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International