Андреевка халкы якын көннәрдә ковидтан икенче компонентка прививка ясатачак

2021 елның 26 июне, шимбә

Районда халыкны яңа коронавирус инфекциясеннән урыннарга чыгып вакцинацияләү дәвам итә.

Андреевкада шулай ук прививка кампаниясенең беренче этабы узды. Авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, анда 39 кеше катнашкан. Якын көннәрдә алар вакцинаның икенче компонентын алачак.

Нурлат районының Андреевка авылында тиздән яңа ФАП булачак

Андреевка авылында районда чираттагы модульле фельшер-акушерлык пункты үзенең даими пропискасын алачак.

Ул республика программасы кысаларында төзелә һәм анда яшәүчеләргә сыйфатлы беренчел медицина ярдәме алу өчен кирәкле барлык җайланмалар белән җиһазландырылачак. Андреевка авыл җирлеге башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, булачак ФАПның нигезен бер ай элек салганнар, ә шушы көннәрдә каркас җыюга керешкәннәр. Төзелеш эшләре барышы белән параллель рәвештә тирә-юньне төзекләндерүгә дә керешәчәкләр.

Андреевкада авыл халкына медицина ярдәмен тәҗрибәле фельдшер күрсәтә. Ул 600 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 150гә якыны - пенсионерлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International