Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы Валентина Вафина “Дуслык”, (“Дружба”,“Туслах”) район газетасына язылу кампаниясе азагында Кече Камышлы авылы халкына бу елның икенче яртыеллыгына газетага язылуны бүләк итте. Нәтиҗәдә, сигез гаилә район газетасын туган чуваш телендә алдырачак.
“Без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне онытырга тиеш түгел, бу бигрәк тә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мөһим”, - дип билгеләп үтте Валентина Петровна.
Шул ук көнне Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Рәмис Шәйхетдинов та бу җирлектә яшәүче ике гаиләгә «Туслах» газетасын яздырды.