25 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү

2021 елның 25 июне, җомга

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, бүген, 2021 елның 25 июнендә, якындагы 1-3 сәгатьтә, көн азагына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле эсселек көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, түбәндәге күренешләрнең ихтималлык арта:

техноген һәм табигый янгыннар, торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына ут таралу куркынычы; су объектларында һәлакәтләр барлыкка килү; эссе һава төрле яшьтәге кешеләренең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасының, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм балаларның хроник авырулары белән интегүчеләргә; җылылык һәм кояш сугу очракларының барлыкка килү ихтималы арта, барлык яшь төркемнәрендәге кешеләрнең сәламәтлеге начарлану ихтималы бар; югары температуралар белән бәйле рәвештә транспортта авария хәлләре барлыкка килү ихтималы арта, тимер юл полотносы һәм автомобиль юлларын өслеге сафтан чыгу ихтималы арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International