Нурлатта тантаналы рәвештә медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2021 елның 25 июне, җомга

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Нурлатта театр скверында чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Медицина хезмәткәрләрен котлау да биредә узды. Сәхнәдән алар адресына матур котлаулар яңгырады.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, шәхсән үз исеменнән һәм барлык нурлатлылар исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, аларга иминлек, эшләрендә уңышлар теләде.

«Борын-борыннан бездә ак халатлы кешеләргә хөрмәт белән карау кабул ителгән. Чөнки аларга медицина ярдәмен генә түгел, ә тормышта киңәш сорап та киләләр. Әмма иң мөһиме, әлбәттә бигрәк тә коронавирус пандемиясенең катлаулы чорында, сәламәтлек», - диде ул, медицина хезмәткәрләренең фидакарьлеген билгеләп үтеп. Шунда ук район Башлыгы бүләкләр дә тапшырды.

Шулай итеп, «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» тармак билгесен сәламәтлек саклау системасында югары профессиональлек һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Нурлат район хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Лилия Субаева, табиб-хирург Илшат Солтановка тапшырылды, күп кенә медицина хезмәткәрләре ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, Нурлат муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.

Бәйрәм чарасы тантана сәбәпчеләрен генә түгел, шәһәрлеләрне дә җыйды. Җирле артистлар әзерләгән җырлар, биюләр, тамашачыларны бик сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International