Тагын 13 егет армиягә китте

2021 елның 25 июне, җомга

Бүген, 25 июньдә, Нурлат егетләренең язгы чакырылыш чираттагы төркеме армиягә китте.

Хәрби хезмәткә алынучыларга котлау сүзләре белән район хәрби комиссары Заһир Абдуллин һәм Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров мөрәҗәгать итте.

 

Алар лаеклы хезмәт итәргә, туганнарын, якташларын шатлыклы яңалыклар белән генә сөендерергә дигән теләк теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International