Нурлатта депутатлар район сайлаучылары белән очрашты

2021 елның 25 июне, җомга

Кичә шәһәр Мәдәният сараенда депутатлар район сайлаучылары белән очрашты.

Иң элек җыелучыларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.

Аннары сайлаучылар алдында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һәм IV чакырылыш Нурлат районы Советы депутаты, Нурлат районы Советында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе Линар Маняпов чыгыш ясады.

Чара ахырында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин очрашуга йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International