Нурлатта тормыш эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәйтелгән планерка узды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлатта район башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча предприятие, оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән планерка булды.

Беренче булып районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исхаков чыгыш ясады. Ул агымдагы һава торышын һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең потенциалын саклап калу буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев, үз чиратында, планеркада катнашучыларга Нурлат район үзәк хастаханәсенең эше һәм районда сәламәтлек саклау үсешенең перспективалары турында чыгыш ясады.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина җыелучыларны җәйге каникуллар чорында балаларның иминлеген тәэмин итүне оештыру белән таныштырды, шулай ук районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге агымдагы елның май-июнь айларында ирешкән төп казанышларына тукталды.

Фома һәм Чулпан авыл җирлекләре башлыклары Рәшит Абдрахманов һәм Фәргать Зыятдинов эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча хисап тотты.

Планерка бүләкләү белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International