Яшьләр көне чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ютуб каналында 28 июньдә 17.45 сәгатьтә "Яшьләргә - торак" тапшыруы турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Министрлык вәкилләре, экспертлар үз торакларын сатып алганда яшьләргә дәүләт ташламаларыннан ничек файдаланырга мөмкин булуы турында сөйлиячәк.
«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Авыл территорияләрен үстерү» федераль программалары буенча торак бәясенең 30 процентыннан 80 процентына кадәр субсидияне ничек алырга?
Яшь белгечләргә фатир сатып алганда, яки үз йортын сатып алганда нинди ташламалар каралган?
Яшьләр өчен дәүләт программалары ярдәмендә ташламалы ипотека ничек алырга?
Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә һәм яшьләргә дәүләт ярдәме программалары субсидиясен дөрес һәм тиз итеп ничек алырга?
#Яшьләргәторак туры эфир барышында катнашучылар барлык сораулар буенча экспертларның җавапларын, шулай ук торак сатып алганда субсидия һәм ташламалар алуда дәүләт ярдәменнән тиз һәм проблемасыз файдаланып калырга ярдәм итәчәк мәгълүматны ала алачак.
#Яшьләргәторак тапшыруының туры эфирында безнең шәһәрнең офф-лайн мәйданында катнашырга мөмкин дүшәмбе көнне 28 июнь көнне 17.45 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: ТР, Нурлат районы, Нурлат шәһәре, Совет урамы, 117 йорт (конференц-зал, 1 кат), яки үз гаджетыннан яшьләр эшләре буенча Министрлыкның ютуб каналына керергә мөмкин.
www.youtube.com/МинистерствоПоДеламМолодежиРТ