Нурлат районы халкы, үз торак пунктыннан читкә чыкмыйча, коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ала.
Биккол авылында бүген күчмә вакцинация узды. Тагын 22 кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка алды.
«Хәзер бездә 50гә якын вакциналы авыл кешесе бар. Кайберләре гыйнвар, февраль, март айларында ук вакциналаштырылган. Бу һәркемнең мөстәкыйль аңлы адымы», – диде Биккол ФАПы мөдире - фельдшер Миннур Сафиуллина.
Соңгы вакытта бикколлылар активлашты, монда прививка ясарга теләүчеләр саны арта. Бу авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләренең дә, шәхсән фельдшер-акушерлык пункты мөдиренең дә аңлату эшләре нәтиҗәсе. Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшинаның шәхси үрнәге дә әһәмиятле роль уйнагандыр, ире һәм улы белән бергә вакцинаның беренче компонентын кадатты ул.