2021 елның 24 июненә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Урманнарда югары һәм гадәттән тыш куркыныч туу ихтималы турында шторм кисәтү

2021 елның 18 июненнән 25 июненә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек температура гадәттәгедән 9градуска  һәм аннан да артыграк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана.

23 июньнән 27 июньгә кадәр һава температурасының 31°-36° булуы көтелә.

Начар метеорологик күренешләр

2021 елның 24 июнендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчле җил булуы ихтимал.

2021 елның 24 июненә 2021 елның 23 июнендә 18 сәгатьтән алып 24 июньдә 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым - төшемсез. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән бозлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы 13 метрга кадәр көчәючән җил, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр, урыны белән секундына 23 метр тизлеккә кадәр җитәргә мөмкин, минималь һава температурасы төнлә +17..+21˚. Көндез максималь һава температурасы + 33..+35˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International