Нурлатлыларны шәһәрнең тышкы кыяфәтен яхшырту буенча конкурста катнашырга чакыралар

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Нурлат районы Башкарма комитеты «Нурлат шәһәре территориясен яшелләндерү» конкурсын игълан итте.

Конкурс “Ишегалды территориясен иң яхшы бизәү”, “Оешмалар һәм предприятиеләр тирәсендәге территорияләрне иң яхшы бизәү”, “Белем бирү учреждениесе территориясен иң яхшы бизәү”, “Иң оригиналь төсләр композициясе”, “Шәһәр мохитендә иң яхшы чәчәкләр кадры” (фотоконкурс) һәм “Иң яхшы чәчәкләр-яшелчә клумбасы” номинацияләре буенча уздырыла.

Конкурс 21 июньдә старт алды һәм 20 августта тәмамланачак. Гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә. Гаризаларны түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: Gorod.Nurlat@tatar.ru яки Нурлат шәһәре, Совет урамы, 117 йорт, Башкарма комитет бинасы, 2 кат, 29 нчы кабинет адресы буенча тапшырырга.

Конкурска йомгак 30 августта ясалачак, конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International