Нурлат районы мәктәпләрендә илкүләм проект кысаларында алты «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылачак

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Быел алар табигый-фәнни юнәлештә булачак.

Өченче ел район мәктәпләрендә әлеге проект тормышка ашырыла. 2019-2020 уку елында аның кысаларында 3 авыл мәктәбе җиһазланса, узган ел тагын бер Фома мәктәбе укучылары өчен заманча шартлар тудырылган. Быел мондый белем бирү үзәкләре шәһәр мәктәпләрендә дә ачылачак.

– «Мәгариф» милли проекты кысаларында быел «Үсеш ноктасы» үзәкләре 1, 4, 8,9, гимназия һәм Чулпан мәктәпләре базасында барлыкка киләчәк. Узган еллардан аермалы буларак, быел алар табигый-фәнни юнәлештә, ягъни биология, физика һәм химия буенча булачак, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина.

Югарыда санап үтелгән белем бирү учреждениеләренең һәрберсендә өчәр кабинет тулысынча ремонтланачак һәм уку елы башына кадәр алар проектта каралган җиһазлар белән җиһазландырачак. Бу-цифрлы лабораторияләр, химик реактивлар комплектлары, тәҗрибә өчен җиһазлар, лаборатория эшләре һәм башка бик күп нәрсәләр. Болар барысы да әлеге фәннәр буенча дәресләрне тагын да кызыклырак һәм файдалы итеп үткәрергә, укучыларның белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлегә барлык мәктәпләрдә дә «Үсеш ноктасы»үзәкләре өчен кабинетларны әзерләү бара. Чулпан мәктәбендә дә подрядчы оешма төзелеш эшләре белән мәшгуль. Эшләр барлык өч кабинетта да параллель алып барыла. Моңа кадәр электр үткәргечләрне тулысынча алыштырдылар, бу көннәрдә бизәкләү эшләренә керештеләр. Проект җитәкчесе Рәмис Зәкиев сүзләренә караганда, моннан тыш, барлык кабинетларда идәннәр дә алмаштырылачак, асылмалы түшәмнәр ясалачак. Стеналар якты төсләргә буялачак һәм «Үсеш ноктасы» логотибы белән бизәләчәк.

Киләсе елда 50 еллыгын билгеләп үтәчәк Чулпан мәктәбе коллективы өчен «Үсеш ноктасы»  зур шатлык. Узган ел республика программасы буенча мәктәп яны территориясендә футбол мәйданчыгы ачылуны зур вакыйга буларак билгеләп үттеләр, ә быел яңа уку елына тагын бер күңелле яңалык булачак. Эш барышы белән күптән түгел генә танышкан район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин яңа элмә тактасы ясарга һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклары булган керү төркемен төзекләндерергә кирәклеге турында да сөйләште. Заманча мәктәп заман таләпләренә туры килергә һәм инде ерактан ук игътибарны җәлеп итеп торырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International