Нурлат фронтовикларының бүләкләү кәгазьләре аларның туганнарына тапшырылды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Хәтер һәм кайгы көнендә «Легенда» хәрби-патриотик клубы әгъзалары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның якыннарына Бүләкләнү документларының күчермәләрен тапшырды.

Бу чара Шәһәр Мәдәният Сараеның кече залында узды. Аны «Легенда» җитәкчесе Владимир Малыгин ачты һәм клубның эзләү эшчәнлеге турында сөйләде, немецлар белән сугышларда батырлык һәм каһарманлык күрсәткән якташларыбызның фронт биографиясеннән кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Без үз геройларыбызны беләбез, - дип уртаклашты Нурлаттан Ирина Кончева, ул бабасы Николай Петрович Бобров исеменә бүләк документларын алды, чарага аның портретын да алып килде. - Бабамны фронтка 1941 елның 25 июнендә алалар һәм берничә көннән соң ул сугышка керә. Берничә кат яралана, берничә тапкыр контузия ала, ләкин сугышуын дәвам итә. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 43нче елның июлендә «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителгән, әмма аны алырга өлгермәгән. Шул ук елның ноябрендә батырларча һәлак була. Һөҗүмгә барып, бөтен ротаны үзе артыннан иярткән. Без аның каберенең кайда булуын беләбез, аның батырлыгы белән горурланабыз. Хәрби архивларны карау мөмкинлеге  ачылгач, улыбыз гаиләбезнең фронтовиклары турында күп мәгълүмат туплады. Бабамның гомере өзелгәндә аңа нибары 38 яшь була. Бик кызганыч. Чөнки мин дә бу дөньяда аның кадәр ике гомер диярлек яшәдем инде, ул гына безнең арабызда юк.

Бөек Ватан сугышы 76 ел элек тәмамланса да, бүгенге көнгә кадәр меңләгән хәрби бүләк тапшырылмаган булып кала бирә. Бүген аларны геройлар урынына оныклары Һәм оныкчыклары ала. Һәм бу документлар, бәһасез ядкарьләр буларак, фронтовикларның гаиләләрендә сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International