Нурлатлылар муниципаль район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы эшендә катнашты.
КЧСның республика утырышы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Биредә агымдагы һава торышы һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре потенциалын саклап калу чаралары турындагы мәсьәлә каралды.