Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү

2021 елның 22 июне, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»  Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча:

“Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек температура гадәттәгедән 9°ка һәм аннан да артыграк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана. 23 июньнән 27 июньгә кадәр 31°-36° градуска кадәр максималь һава температурасы көтелә”.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланучы метеорологик күренешләрне исәпкә алып, түбәндәге күренешләрнең булу ихтималы арта:

-техноген һәм табигый янгыннарны булдырмау, янгынның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына күчү ихтималы;

-су объектларында һәлакәтләр барлыкка килү;

Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, оператив хәл начарланганда, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системаның муниципаль звенолары өчен югары әзерлек режимын кертергә тәкъдим итәм.

Шулай ук киңәш итәм:

-Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы турында» 2003 ел, 30 декабрь, 794 нче карарының 28 нче маддәсенең «б» пункты белән билгеләнгән гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча превентив чаралар үткәрүне оештырырга;

-куркыныч метеорологик күренешнең гамәлдә булу чорында мөмкин булган нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча оператив чаралар күрү мәсьәләсе буенча муниципаль берәмлекләр  һәм КЧС чираттан тыш утырышларын үткәрергә;

- гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча кирәкле превентив чаралар үткәрү белән балалар күп була торган учреждениеләр җитәкчеләренә, шулай ук экскурсия һәм туристик маршрутларны оештыручыларга фаразланган мәгълүматны җиткерүгә аерым игътибар итәргә кирәк;

«2021 елны су объектларында гражданнарның иминлеген тәэмин итү турында» 2021 елның 7 маендагы 11-21р номерлы Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы оештыру комиссиясе күрсәтмәсе нигезендә чараларны үтәүне тәэмин итәргә;

-халыкка экстрен хәбәр итү системасы комплексының сөйләм сиреналы җайланмаларының әзерлеген тикшерергә;

-халыкка мәгълүмат бирергә.

Уздырылган чаралар, шулай ук гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча кабул ителгән карарлар турында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенә хәбәр итүегезне сорыйм.

Россия ГТХМның Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Р. З. Хәбибуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International