Нурлатта яшь велосипедчылар арасында ярышлар узды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген шәһәрнең 9нчы номерлы мәктәбе автошәһәрчеге базасында мәктәп яны лагерьларына йөрүчеләр арасында ярышлар узды.

Конкурс берничә этапта узды: велосипедны фигуралы йөртү, бөтен кагыйдәләрне үтәп, автошәһәрчек буйлап йөрү, тематик викторина һәм башкалар. Катнашучылар өчен өй эше итеп моңа кадәр гамәлдә булмаган яңа юл билгесе ясарга һәм аның юлларда ни өчен кирәклеген сөйләргә кирәк иде. Шуның белән бергә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Нурлат шәһәрендә профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Николай Казаков балаларга велосипедта йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртте. Чара барышында балалар җәяүлеләр өчен төп кагыйдәләрне искә төшерде.

Конкурста 4, 9 һәм Нурлат гимназиясе командалары катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә беренче урынны гимназия, икенче урынны – 9 нчы мәктәп, өченче урынны 4нче мәктәп алды. Чарада катнашучыларга оештыручылар бүләкләр һәм грамоталар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International