Кизләү авылында Авыл көне узды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Кизләүдә утыз елга беренче тапкыр Авыл көне үткәрелде.

 

Мондый идея җирле фермер Рәфис Ганиевта туган, аның инициативасын якташлары да хуплаган.

Нәтиҗәдә, Рәфис Ганиевның спонсорлык ярдәме, абыйлы-энеле Айдар һәм Айнар Әхмәтовлар, Гөлүс Җәләлетдинов, Илнар Уразгилдиев, Фәнис Билданов, Резеда Заһертдинова, Альберт Исмәгыйлев һәм башкалар ярдәмендә Кизләү халкы һәм кунаклар өчен онытылмас бәйрәм оештырылды.

Авыл халкының барысы да Сабан туена Нурлатка һәм Киеклегә бара алмый, без - өлкәннәр бигрәк тә. Шуңа күрә Чирмешән ярында Авыл көне оештырылуга бик сөендек, - диде Сәрия Мөхәммәтова. - Чараны алып баручылар – тел осталары Рәфис Кәлимуллин һәм Айгөл Билдановның аһәңле сүзләре, дәртле җырлар яңгырады. Әлмәттә яшәүче Раил Хәсәнҗанов авылдашларын үзенең иҗаты белән таныштырды - үзе иҗат иткән шигырьләрне укыды.

Кыскасы, кизләүлеләр рәхәтләнеп аралаштылар, «Мин яратам сине, Кизләү» махсус фотозонасы янында фотосурәткә төштеләр.

Шулай ук авыл кешеләре төрле уеннарда катнашты, аркан тартты, гер күтәрде. Көрәшергә теләүчеләрнең дә саны аз түгел иде. Татар милли көрәше самбо тренеры Әслам Кәбиров җитәкчелегендә узды.  Абсолют батыр булып Шәфкать Сәлахов калды. Сүз уңаеннан, иганәчеләр бәйрәмдә катнашучылар өчен махсус бүләкләр дә әзерләгәннәр. Әйтик, Шәфкать Сәлахов һәм Зөлфәт Колмөхәммәтовны быел армиягә китүчеләр буларак, Сәетгәрәй һәм Мәркәс Билдановларны авылның иң мөхтәрәм кешеләре итеп  билгеләп үттеләр.

Ә бәйрәм иртәнгә кадәр дәвам итте, кич белән яшьләр өчен дискотека да оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International