Нурлат районы Башлыгы Чулпаннан сугыш ветераны Каим Сәмигуллин белән очрашты

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган Хәтер һәм кайгы көнендә ветеран үзенең хатирәләре белән уртаклашты.

Ул куркыныч еллардагы вакыйгалар бүген дә Каим ага Сәмигуллинның күз алдында. Бүген дә иртәдән үк өйдәгеләр белән бу темага сөйләшкәч тә, район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның килүе белән дә ул хатирәләр күңелендә кабат яңарды.

– Ул көне район үзәгенә ярминкәгә бардык. Безне, малайларны, мөгаен, өлкәннәр атларны саклау өчен үзләре белән алгандыр. Сугыш башлануы турында сәгать 10 тирәләрендә хәбәр таралды. Халык аны елау -шау-шу килеп кабул итте, - ди Каим ага. – Без ул вакытта, мөгаен, борчылмаганбыздыр, чөнки сугышның нәрсә икәнен белми идек ич. Тик безнең арада фин сугышында катнашкан авылдашыбыз бар иде, ул чакта  аның ничек елаганын хәтерлим. Бер елдан соң аны Бөек Ватан сугышына алдылар, исән-сау әйләнеп тә кайтты.

Мондый хәбәрдән соң бәйрәм кәефе каламы соң? Чулпаннан Сабантуйга барасы урында малайлар җигүле атларын бордылар да авылга кайттылар. 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң колхоз эшенә чыккан 15 яшьлек Каимга да, башка яшьтәшләре кебек үк, җитди бурычлар йөкләнә. Авылда калган хатын-кызлар белән беррәттән атка төяп икмәк ташый, уракта эшли...

Сугышка аны 1943 елда алалар. Орел-Курск дугасында авыр сугышларда катнаша, Карачай укчы дивизиясе составында Брянск фронтында сугыша, Брянск алынганда каты яраланган һәм аяксыз калган. 1944 елда туган ягына әйләнеп кайта һәм күп еллар дәвамында төрле вазыйфаларда эшли. 96 яшькә җитүенә карамастан, ул бүген дә яңалыклар белән кызыксына, китаплар укырга ярата. Алмаз Сәлимович аңа яңа китап бүләк итте., йортына юл салулары, аны төзекләндерүләре өчен ветеран аңа тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте. Бу юлдан ул көн саен мәчеткә йөри. Ул район башлыгы белән - әгәр табиблар рөхсәт итсә, коронавируска каршы вакцинаны да ясарга планлаштыруы турында яңа планнары белән дә уртаклашты. Сугыш юллары буйлап узган һәм берничә тапкыр үлем белән очрашкан ветеран тормышның һәм сәламәтлекнең кадерен белеп гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International