Нурлатлылар һәлак булган якташларын искә алды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне, нурлатлылар фронтовик-якташларны искә алдылар һәм илне дошманнан азат итүче сугышчылар һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салды.

Иртән үк бирегә шәһәрлеләр, предприятие һәм оешма вәкилләре җыелды. Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган митингны район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин ачты.

- Без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш. Безнең буын - сугышта катнашкан бабаларыбызны, тылда хезмәт куйган әбиләребезне күргән буын. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз буыны, кызганычка каршы, шул авыр чорның күп кенә тере шаһитлары булганнарны исән килеш күрә алмады. Безнең бурыч - киләчәктә мондый куркыныч сугышларны онытмасыннар һәм булдырмасыннар өчен аларга Бөек Ватан сугышы турында истәлек һәм хәтерне тапшыру - диде Алмаз Сәлимович һәм фронтовик якташлары һәм тыл хезмәтчәннәре истәлеген мәңгеләштерүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде.

-Менә монда, улым, синең бабаң Василий Васильевич Тарасовның исеме бар. Ул тумышы белән Тимерлектән иде, сугышта һәлак булды, - дип нурлатлы Геннадий Савельев озак кына митингтан соң хәрби мемориалдагы фронтовиклар исемлегенә күздән кичерде.

Меңнәр арасында туган фамилиясен табып, кечкенә Кирилл һәр хәрефне бармагы белән кадерләп йөртеп чыкты.

Кырыгынчы дәһшәтле елларның кургашын вакыйгалары әкренләп үткәннәргә китә, тарих битләренә генә әверелә. Безнең көннәрне дә әле күп дистә еллар алыштырасына,  һәйкәл итәгендәге канәферләр кебек, халык хәтере дә шулай ук яңа булып каласына, Ватаныбызның тугры сакчыларының сугышчан данын чагылдыручы ут кебек мәңгелек буласына чын күңелдән ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International