Бүген иртә таңнан хәрби комиссариат янында нурлатлылар быелгы язгы чакырылышның киләсе төркемен – 13 егетне хәрби хезмәткә озатырга җыелдылар.
Алар арасында Вадим Кротовның күп санлы туганнары да бар. Әле кичә генә ул дипломын яклаган, ә бүген Ватанны сакларга китә. Озатучылар арасында-әбисе Александра Алексеевна да бар.
«Безнең нәселдә, күберәк кызлар туа, – дип уртаклашты ул. - Армиядә моңа кадәр оныгым гына хезмәт итте, хәзер менә беренче оныкчыгымны озатам. Бик борчылам, лаеклы хезмәт итәргә насыйп итсен».
Традиция буенча, егетләрне Казанның җыелма пунктына озатыр алдыннан, аларга котлау сүзләре белән Үзәк хәрби округның баш инспекторы, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм район башлыгы урынбасары Линар Маняпов мөрәҗәгать иттеләр.
"Нурлат егетләрен бүгенге озату моннан күп еллар элек сугыш башланган көнгә туры килде-1941 елның 22 июнендә шундый ук балаларны сугышка озатканнар. Бүген без егетләрне укырга җибәрәбез, алар хәрби эш нигезләрен өйрәнеп белергә һәм Ватанны сакларга әзер булырга тиеш".
Линар Нурисламович та үз теләкләрен җиткерде.
«Сез – бөек державаның булачак солдатлары, без барыбыз да Сезнең белән горурланырлык дәрәҗәдә яхшы хезмәт итегез. Сездән яхшы хәбәрләр генә килсен", - диде ул.
Егетләрне армиягә озату барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп узды.