Нурлатлылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алырга коллективлар һәм гаиләләре белән килгән иде.
22 июнь алдыннан Нурлатта Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекс территориясендә ел саен Хәтер һәм кайгы көнендә үткәрелә торган «Хәтер шәме» акциясе узды.
Быел акция сугыш башлануның 80 еллыгына багышлана. Нурлатлылар кичке тынлыкта үз өе һәм халкы өчен көрәшкән барлык якташларыбыз истәлегенә шәмнән «Хәтерлибез» сүзен тезделәр.
Шәһәр һәм район Советлары, Башкарма комитет вәкилләре, ветераннар советы әгъзалары, предприятие, оешма, учреждение, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары коллективлары геройларны бер минут тынлык белән искә алды. Быел да күп кенә нурлатлылар мемориалга гаиләләре, балалары белән килгән иде.
Шундый ук хәтер акцияләре Нурлат районының барлык авылларында да узды.