Бүген Лаешта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Сугыш - хатын-кыз йөзле түгел» проекты кысаларында күчмә утырышы булды.
Анда нурлатлылар да-Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нәфыйгина һәм район хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Әхмәтшина катнашты. Алар «Алсу йөрәкләр»проектын тәкъдир итте. «Сугыш - хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектының икенче этабын уңышлы гамәлгә ашырган өчен Нурлат районы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Рәхмәт хатына лаек булды.