Нурлат районы авыл җирлегендә «Иң яхшы ишегалды - безнеке» конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 20 июне, якшәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе инициативасы белән башлангыч бүлекчәләрдә игълан ителгән шундый исем астында бәйге зур активлык белән уза. Салдакай башлангыч бүлегендә инде нәтиҗәләр ясарга да өлгерделәр. Биредә конкурс апрель аенда игълан ителгән.

«Җирле бүлекчә башкарма комитеты конкурсны оештырырга тәкъдим иткәч, без бик теләп риза булдык. Авыл җирлегендә ел саен «Иң төзек ишегалды» конкурсы үткәрелсә дә, аның масштабы тыйнаграк иде. Партия канаты астында быел безнең конкурс аеруча җанлы үтте, авылларда яшәүчеләр дә җаваплылык тоеп якын килде», – диде «Бердәм Россия» партиясенең Салдакай башлангыч бүлекчәсе секретаре Хасибулла Хәмидуллин.

Якушкино авыл җирлегенә керүче барлык өч авылда яшәүчеләр апрельдән үк конкурска җитди әзерләнә башлады. Ул 6 номинация буенча узды, һәркемгә үз фантазиясен тулысынча күрсәтергә мөмкинлек бирде. Күпләр үз ишегалларын «Иң чәчәкле ишегалды!», «Иң яхшы ял зонасы», «Иң яхшысы -  балаларга», «Бедә - спорт ишегалды», «Иң яхшы креатив бизәлеш», «Иң яхшы чәчәкле-яшелчә клумбасы» номинацияләренә кушылып төзекләндерә башлады.

Әйтик, Салдакайдан Хәлил һәм Суфия Йосыповлар ишегалды территориясендә кыска гына вакыт эчендә менә дигән ял зонасы барлыкка килде. Йосыповлар читтә яшәгәннәр, ә туган авылына алар 4 ел элек кайтып төпләнгәннәр, яңа йорт төзегәннәр һәм авыл җирлеге тормышында бик актив катнашалар. Партия конкурсыннан да читтә калмаганнар. Аларның ишегалдында хәзер балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итә.

Ә менә Якушкинодан Сергей һәм Алена Ивановлар чәчәк композициясе белән шаккатырдылар. Абрыскинодан Владимир һәм Светлана Сандрюхиннар йорты янындагы чәчәк һәм яшелчә клумбаларыннан күзне алып булмый. Бу гаиләләр төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды. Җиңүчеләр арасында Салдакайдан Пантериннар, Исмәгыйлевлар һәм Софроновлар да бар.

Күптән түгел киң колач белән билгеләп үткән авыл көнендә җиңүчеләргә тантаналы шартларда партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин исеменнән Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә Хасибулла Хәбибулла улы партия конкурсын киләсе елда да дәвам итсен иде дигән теләк белдерде. Приз фондын да арттырырга кирәк, дип саный ул.

«Әлеге конкурс авылларны төзекләндерергә генә түгел, ә халыкның әхлаклылыгын арттырырга да ярдәм итә. Авыл кешеләре бер-берсе үрнәгендә ишегалларын төзекләндерәләр, яшелләндерәләр. Авыл территориясендә чисталык һәм тәртип булса, кешеләр дә авылда күбрәк яшәячәк, авыллар да яшәр һәм үсәчәк», – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International