Валентина Клементьева бөтен хезмәт эшчәнлеген сайлаган һөнәренә багышлаган

2021 елның 20 июне, якшәмбе

Ярты гасырлык хезмәт биографиясе өчен Иске Чаллы амбулаториясенең гомуми практика табибы Валентина Клементьева бер тапкыр да больничныйда булмый. «Әйе, туры килмәде. Әгәр нәрсә булса, шунда ук бер – беребезне дәвалыйбыз, - ди ул елмаеп, бер минутка гына эштән аерылып. Әле генә чакырудан кайтты. Район үзәк хастаханәсенең стационарына җибәрү өчен документлар рәсмиләштерә, авыруның туганнарына киңәшләр бирә һәм шунда ук терапия бүлеге белән телефон аша элемтәгә керә: "Хәерле көн! Авыр хәлдәге пациентны җибәрәм, .....диагнозы белән".

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, Валентина Павловна туган авылына яшь белгеч булып кайта. Биредә, Иске Чаллы хастаханәсендә, аның тәҗрибәле табиб буларак формалаша. Ул үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген сайлаган һөнәренә багышлаган, бер тапкыр да үзгәртергә уйламаган да. Беренче пациентының исемен хәтерендә калдырмаса да, диагнозын шунда ук – пневмония иде, дип атады.

"Очрак җиңелләрдән булмады. Әмма барысы да яхшы узды", – диде табиб. Икенче бер очрак гомер буена онытылмас эз калдырды. - Бу минем практикамның беренче елларында булды. Төнге дежурлык вакытында баласы төшкәннән соң кан агу белән яшь хатын-кызны китерделәр. Бөтенләй башка профиль булса да, бик тиз арада ярдәм таләп ителә иде. Кирәкле гинекология процедураларын үткәрдек, без пациентканы саклап кала алдык. Терелеп чыкканнан соң да аның сәламәтлеге өчен бик озак борчылып йөрдем. Күп еллар узгач, аның белән очрашканда, күз алдына шул очрак килеп баса иде. Кызганычка каршы, ул бик иртә вафат булды, - дип хатирәләре белән уртаклаша ТР атказанган табибы Валентина Павловна.

Аның практикасында кешенең гомере оператив гамәлләренә бәйле мизгелләрнең күпме булуын күз алдына да китереп булмый. Ләкин шул ук вакытта профессиядә иң бәһасез әйберләр: тәҗрибә, ышаныч һәм пациентларның, хезмәттәшләренең хөрмәте еллар буена чиксез җыелган. Хәзер ул үз эшенең катлаулылыгын тиеш буларак кабул итә.

Валентина Клементьева шәхси вакытын санарга күнекмәгән, бурыч хисен намуслы үтәү өчен үз эшенә бирелгән, кешеләрне яратучы һәм лаеклы ялга чыккан булуына да карамастан, алга таба да эшләвен дәвам итүче табиб.

"Безнең һөнәрдә битарафларга урын юк. Әгәр кешеләргә ярдәм итү теләге һәм бурычны тою хисе юк икән, медицинага бармавың яхшырак”, - ди табиб һәм шәфкать туташы һөнәренә фидакарь тугрылык үрнәге буларак тармактагы стажы 40 ел һәм шулай ук бер урында - Иске Чаллы амбулаториясендә хезмәт куючы Лариса Порфирьеваны китерә.

"Ярты сүздән үк бер-беребезне аңлыйбыз. Безнең участок кечкенә түгел - 8 торак пункт, 4200ләп кеше. Диспансерлаштыруда актив катнашабыз, хисапны алып барабыз һәм озак һәм еш авыручыларны ачыклыйбыз, диспансер исәбендә торучы, дәвалау-профилактика учреждениеләрендә үз вакытында булуын тикшереп торабыз. Корнорнавирусны профилактикалауга зур игътибар бирәбез, авылларга барып күчмә вакцинация уздырдык», - диде ул.

Әлбәттә, авылда тормыш шактый үзгәрде, кешеләр медицина һәм тармак хезмәткәрләренә югарырак таләпләр куя. Ләкин эштә генә түгел, тормышта да җанына тынычлык табып яши Валентина Павловна. Ул җаны белән табигатькә тартыла, гөмбә җыярга ярата. Аның өе янында бер чүп-чарны да табып булмый. Ярты гасыр  эштә сизелмичә үтеп киткән икән, диеп елмая. Мөгаен, нәкъ менә шушы тормыш юлы аңа язмыш тарафыннан язылган булгандыр да инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International