Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтү.
2021 елның 18-25 июнендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
Начар метеорологик күренешләр көтелми. 2021 елның 20 июненә 19 июньдә 18 сәгатьтән алып 20 июньдә 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +14..+17˚. Һаваның максималь температурасы көндез +29..+31˚.