Бу атна башыннан авыл балалары «Тулпар»бассейнында йөзәргә өйрәнә.
Бу башлангыч район башлыгы Алмаз Әхмәтшин инициативасы белән тормышка ашырыла. Алмаз Сәлимовичның яңа спорт сарае бассейнында җәйге каникуллар вакытында шөгыльләнергә, йөзәргә шәһәрнекеләр генә түгел, авыл балалары да өйрәнергә тиеш дигән тәкъдиме Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе коллективында берсүзсез хуплау тапты.
«Авыл мәктәпләре өчен график төзедек. Һәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга саен ике авылдан килгән төркемнәр бер сәгать дәвамында инструкторлар җитәкчелегендә бассейнда шөгыльләнәләр, йөзәргә өйрәнәләр», – диде спорт мәктәбе директоры Илфат Гыймадиев.
Дүшәмбедән «Тулпар»да Егоркино, Яңа Иглай, Якушкино һәм Урта Камышлы мәктәпләре укучылары булырга өлгергән инде. Урта Камышлыдагы «Звездный» мәктәп яны лагерена йөрүче башлангыч сыйныф укучылары спорт Сараена сәяхәттән бик матур тәэсирләр белән кайтканнар.
"Бассейнга 15 бала алып бардык. Алар арасында әле йөзә белмәүчеләр дә бар. Авыл балаларына шундый мөмкинлек бирүләре бик әйбәт. Безнең авыл ерак түгел генә булса да, әти-әниләренең балаларын бассейнга йөртү мөмкинлеге юк. Ә монда алар йөзәргә дә өйрәнәләр, сәламәтлекне дә ныгыталар, каникулларны да кызыклы итеп уздыралар», – ди мәктәп директоры Валентина Гаврилова.
Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар район үзәгендә үзәк паркта да булырга, мәйданчыкларда уйнарга, ял итәргә дә өлгергәннәр, Узган килүләрендә «Спорт» паркында булганнар. Июнь ахырына кадәр бассейнга алар тагын ике тапкыр киләчәк. Димәк, «Тулпар» бассейнында йөзәргә дә, шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә булырга да өлгерәчәкләр әле.
Ә «Тулпар» да җәйге каникуллар вакытында йөрергә теләгән балалар өчен түләүле физкультура-сәламәтләндерү төркемнәре дә ачылды. Алар биредә 6 төркемдә сәламәтлекләрен ныгыталар.