Алмаз Әхмәтшин Нурлатка сыйфатлы эчәргә яраклы су килә торган урында булды

2021 елның 19 июне, шимбә

Якындагы елларда Нурлатка сыйфатлы эчәргә яраклы су киләчәк. Нурлатта эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә. 28 км озынлыктагы суүткәргеч Чулпан авылы яныннан сузылачак. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин эшлекле киңәшмә үткәрде. "2019 елда республика Президенты проектлауга акча бүлеп бирде. Мәсьәлә хәл ителә", - диде район башлыгы.

Проект эшләнгән. Шәһәр генә түгел, Су системасы янәшәсендә су торбалары үтәчәк торак пунктлар да тоташып су белән дә тәэмин ителер дип планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә турында фикер алышу «Инженерлык системалары баш идарәсе» ДКУ проект документациясе бүлеге башлыгы Дмитрий Вильгемский катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International