Нурлат бердәмроссиялеләре һөнәри бәйрәм алдыннан медицина хезмәткәрләренә ак чәчәкләр бүләк итте

2021 елның 18 июне, җомга

Партиялеләр тапшырган символик ак чәчәкләр бу күркәм һөнәр вәкилләренә матур бүләк булды. "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе активистлары медицина хезмәткәре көне алдыннан барлык Нурлат үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Алар медицина хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, шәфкатьлелеге, шулай ук коронавирс белән көрәш чорында күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм иминлек, шулай ук сәламәтлек теләде. Рәхмәт йөзеннән алар нурлат медикларына кәрзиндәге символик ак чәчәкләрне бүләк итеп  сырхауханәнең фойесын бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International