Бүген Нурлатта "Тоннель" профилактик чарасы уза.
Традицион чара юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау, аерым алганда, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау максатында узачак.
Район автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.