Районда Уяв чуаш милли мәдәнияте бәйрәмен үткәрүгә әзерлек эшләре башланды. Чираттагы оештыру киңәшмәсе Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаровның кабинетында узды, анда әзерлекнең төп моментлары каралды һәм җаваплы кешеләр билгеләнде.
Район күләмендә бу бәйрәмне шәһәр мәйданында үткәрү турында карар кабул ителде. Ул 3 июльдә булачак. Шулай ук Уяв кысаларында якташыбыз, ТР Югары Суды судьясы, ТРның атказанган юристы Александр Огонев призына билбау көрәше буенча традицион турнир да узачак.