Нурлат-Чуваш Тимерлеге автотрассасының 24 нче километрында күперне реконструкцияләү эшләре бара.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Биляр-Озеро авылы янындагы күпергә капиталь ремонт барышы белән танышты. “Юл хәрәкәте иминлеге максатларында күперләрне, норматив халәткә китерүне тәэмин итү бик мөһим. Моннан тыш, әлеге күпер Чулпан ягы юлында урнашкан, ул шулай ук Ульяновск һәм Самара ягына транзит юлы булып тора, шуңа күрә монда автомобильләр агымы бик зур", - дип билгеләде ул объектның әһәмиятен.
Реконструкция эшләрен Нурлатта моңарчы төзелеш эшләрен алып барган «Мостовик» төзелеш оешмасы алып бара. «Үз алдыбызда без төзүчеләр көненә объектны тапшыру һәм күпердән хәрәкәтне ачу бурычын куйдык», - диде төзелеш участогы мастеры Николай Авдеев. Подрядчылар эшкә май уртасында керешкән, шул вакытта ук күперне сүтеп, 36 данә монолит свайлар бастырганнар. Шулай ук язгы ташу чорында су үткәрү мөмкинлеген яхшырту өчен әлеге объектта суүткәргеч торба да ремонтланган. Хәзер терәк стеналарны төзү этабы бара.
Соңгы вакытта, аерым алганда, узган ел Нурлат районында өч күперне тулысынча реконструкцияләделәр - Мамыкта, Яңа Әлмәт һәм Нурлатта юл өстендәге күперне төзекләндерделәр.