Нурлатта "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары Россия көненә багышланган «РосКвиз» үткәрделәр

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары "Игелекле эшләр партиясе" календареның эш проекты кысаларында Россия көненә багышланган "РосКвиз" дигән команда интеллектуаль уенын үткәрделәр.

Уен тарихны, истәлекле вакыйгаларны, күренекле кешеләрне, традицияләрне, Россия флорасын белүне күздә тота иде.

Ул 5 раундтан торды. Катнашучылар 3 командага бүленде.

Интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны "Россия, алга" командасы алды, 2 урынны - "Без булдырабыз ", 3 урынны  "Патриотлар" яулады.

Җиңүчеләргә партия тарафдарлары советы рәисе Ольга Пакшина грамоталар һәм призлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International