Нурлат-Чуваш Тимерлеге автоюлында эшнең икенче этабы бара

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Нурлат районында Нурлат-Чуаш Тимерлеге трассасында капиталь ремонтның икенче этабы дәвам итә.

Аның барышы белән бүген Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты. "Контракт 3 елга исәпләнгән. Узган ел 1400 метр юл капиталь ремонтланды, аскы катламлы яңа нигез салынды. Бу елга 2300 метрда эшләр башкару планлаштырылган. Нигезнең бер өлеше тулысынча алмаштырылачак, бер өлеше салкын регенерация технологиясе буенча вак таш өстәләчәк», – диде НУАД башлыгы Рәфис Сафиуллин.

Аның сүзләренә караганда, быел юл төзүчеләр тагын 1200 метрга өстәмә эшләр башкарачаклар. «Киләсе елга югары катламын урнаштыру һәм юл кырыйларын вак таш белән ныгыту калачак", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International