Нурлат футбол сөючеләрен фан-зонага Россия-Финляндия матчына чакыралар

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Бүген, 16 июньдә, 16.00 сәгатьтә Россия һәм Финляндия командалары арасында футбол матчы узачак.

Нурлат җанатарлары шәһәрнең үзәк мәйданында зур экран янында урнашкан фан-зонада әлеге спорт чарасын карый алачак.

Моннан тыш, шәһәр халкын һәм кунакларын биредә үк концерт программасы белән сөендерәчәкләр, сәүдә нокталары эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International