Быел Киекле халкы, ата-бабаларыбызның күркәм традициясен дәвам итеп, милли бәйрәмебез Сабан туен «Тигәнәш» аланында оештырдылар, моңа кадәр инде 12 еллап күңел ачу чаралары уздырылмаган булган.
Бәйрәм Киекле халкын, шулай ук күп санлы кунакларны җыйды. Катнашучыларны район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде. Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән ул аларга котлаулар һәм алдынгы хезмәткәрләргә грамоталар тапшырды. Сәхнәдән киеклелеләрне якташлары Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры директоры һәм баш режиссеры Рөстәм Галиев котлады, шигырьләрен укыды. Бәйрәмгә үзешчән артистларның концерт номерлары өстәлде, уеннар, халык уеннары оештырылды. Айрат Заһитов милли көрәштә абсолют батыр булды.
Ә кичен киеклелеләр һәм авылдан чыккан кешеләр шул ук составта Илгиз Әхмәтов йорты каршына җыелды. Биредә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе Гөлия Галямова инициативасы белән музыкаль һәм бию кичәсе оештырдылар.
«Кичке Сабантуйда җирле артистлар башкаруында дәртле татар җырлары яңгырады, халык рәхәтләнеп биеде, вакытны күңелле һәм көр кәеф белән үткәрде. Бу чара Сабан туеның күркәм дәвамы булды һәм авылдашларыбыз белән көтеп алынган очрашудан бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте", - дип уртаклашты Гөлия Галләмова.