Әмзә авыл җирлегендә Сабан туе бәйрәме узды

2021 елның 14 июне, дүшәмбе

Бүген Сабан туе мәйданы һәм аның тирә-ягы авыл халкы һәм кунаклар белән тулы иде. Быел Сабан туен аеруча көтеп алынды, чөнки узган ел пандемия аркасында авыл халкы яраткан сабан туе бәйрәменнән мәхрүм ителгән иде.

Оештыручылар да сынатмадылар, бик тырыштылар, барысы да гадәти булмаганча күңелле һәм мавыктыргыч булды.

Зур аланда спорт ярышлары: конкурслар һәм халык уеннары: колгага менү, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-көянтә белән  су ташу һ.б. узды. Күпсанлы җанатарлар конкурсларны күзәтте, катнашучыларны дәртләндерде. Иң активларны лаеклы бүләкләр алды.

Кыскасы, барысы да канәгать калды һәм сабан бәйрәме югары дәрәҗәдә узды дигән фикердә бердәм булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International